Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Келәм» яшьләр үзәгендә узды һәм Россия эшкуарлары көненә багышланган иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел эшкуарлык җәмәгатьчелеге коронавирус пандемиясе белән бәйле зур кыенлыкларга юлыкты. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары бүлеп бирелде. Акрынлап бизнес торгызылды, әмма бүген дә кунакчыллык һәм туризм өлкәләре чикләүләр шартларында эшли. "Беләсезме, бүген кем уңышлы? Уңышлы эшләүче түгел. Ә төпкә төшкән, һәм шуннан күтәрелә алганы. Менә алар көчле идарәчеләр», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, совет елларында эшкуарлар мактаулы булмаган, әмма бүген алар - җәмгыятьнең актив өлеше. «Сез үз-үзегезне тәэмин итә алырлык, уңышлы булырга теләсәгез, үз өстегезгә рисклар алырга курыкмагыз. Әлбәттә, дәүләт һәрвакыт эшмәкәрлекнең үзеннән-үзе үсмәячәген аңларга тиеш. Һәм хакимият үз өстенә регулятор моментларын да, ярдәм белән бәйле мәсьәләләрне дә алырга тиеш. Өстәвенә, эшкуарларның төп өлеше - яшь кешеләр, аларның әлегә үз капиталлары җитми һәм аларга ярдәм бик кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес вәкилләре - булачак урта сыйныф: «Үз-үзләрен тәэмин итәргә генә түгел, башкаларга эш бирергә сәләтле кешеләр - киләчәктә бу теләсә кайсы дәүләт өчен таяныч булачак».
Очрашуда катнашучыларга Президент яраткан эшләрендә уңышлар теләде һәм һәрвакыт яңага укырга чакырды.
Эшкуарлар Рөстәм Миңнехановка үз бизнес-проектлары, пандемия чорында эш тәҗрибәсе, электрон коммерция инструментларын куллану, шулай ук үз эшеңне үстерү планнары турында сөйләделәр.