Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Өй янында эш» проекты белән танышты.
Проект шәһәрлеләрне эшкә урнаштыруга юнәлтелгән, алар төрле сәбәпләр буенча промзонга эшкә йөри алмый: яшь әниләр, студентлар, мәктәп укучылары. Моның өчен Түбән Камада торак йортлар янында кабельле-жгут продукциясе җитештерү буенча җитештерү мәйданчыклары ачалар. Җитештерүнең бу төре кул хезмәте таләп итә.
Президентка хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә 2 цех эшли, аларда 100гә якын эш урыны булдырылган. Цехлар кич тә эшләсен өчен якындагы колледж студентлары җәлеп ителә.
Рөстәм Миңнеханов сәнәгать цехларының берсендә булды (Гагарин ур., 34А), әзер продукция үрнәкләре белән танышты, шулай ук хезмәткәрләр белән аралашты. Производствода эшләү өчен кирәкле шартлар тудырылган, барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Президент әлеге проектны тормышка ашыруны уңай бәяләде һәм аның алга таба үсешен хуплады. Киләчәктә шәһәрнең башка микрорайоннарында, шул исәптән бер мәктәп базасында да шундый ук мәйданчыклар ачу планлаштырыла.