Быел җәй көнендә Татарстан лагерьларында 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшдәре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
“Быелгы җәйдә Татарстанда 1,6 меңнән артык лагерь эшләячәк. Аларда 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк”, - диде министр.
Быел балаларның җәйге ялын оештыруга бюджеттан 1,6 млрд сум акча тоту планлаштырылган. Бу сумма узган ел белән чагыштырганда 49 млн сумга күбрәк.
Татарстанда шәһәр яны лагерьларында ял итүчеләр саны мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрдән күбрәк. Министр сүзләренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу яхшы күрсәткеч.
“Шәһәр яны лагерьларына барлык юлламаларның 30%ы республика бюджетыннан түләнәчәк. Аларга 564 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен тагын 212,7 млн сум акча җибәреләчәк”, - диде Дамир Фәттахов.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина билгеләгәнчә, Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли башламаячак.
Аның сүзләренчә, андый бәяләмәләрне шәһәр читендәге лагерьлар кебек үк мәктәп яны лагерьлары да әзерләргә тиеш. Шундый ук документларны палатка лагерьлары һәм балалар хезмәт лагерьлары тапшыру мөһим.
Татарстанның баш санитар табибы өстәмә бәяләмәләрне сулыклар янындагы пляжларда балаларның ялын оештырырга планлаштырган лагерьлар әзерләргә тиешлеген искәртте.
Быелгы җәйдә Татарстанның мәктәп балалары Кара диңгез буенда ял итә алачак. Узган елда чикләүләр сәбәпле балалар республикадан читтәге лагерьларга бара алмады.
Дамир Фәттахов бу җәйдә 3,2 мең мәктәп баласы Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда ял итәчәген әйтте.
Ял итү урыннарына балаларны махсус тимер юл составлары һәм чартерлы авиарейслар алып барачак.