Рөстәм Миңнеханов:"Безгә яхшы әзерлекле белгечләр кирәк"

02.05.2013

Татарстан җитәкчелеге республикага чит илләрдә сыйфатлы белем алган Россия гражданнарын җәлеп итү ягында. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Дәүләт ислам университетында укучы Россия студентлары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында Джакартадагы Россия илчелегендә узды, анда шулай ук Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Хәзерге вакытта биш студент Маланга шәһәрендәге Дәүләт Ислам университетының икенче курсында укыйлар. Алар элек Казандагы Россия Ислам университетында укыганнар. Индонезиядә аларга Ислам финансы, гарәп теле курслары һәм башка фәннәрне укыталар. Россия илчесе Михаил Галузин сөйләгәнчә, яшьләр үзләре аңардан Татарстан Президенты белән очрашу оештыруын сораганнар, аларны алган белемнәре республикада никадәр кирәк булу мәсьәләсе бик кызыксындыра.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстандагы күп кенә компанияләр Ислам финанслары базарына чыгалар, шуңа күрә алар бу өлкәгә квалификацияле белгечләр җәлеп итәргә телиләр. Шуның белән бергә Россиядә мондый белгечләрне бик аз санда әзерлиләр, Ислам финансын өйрәтү белән шөгыльләнүче Россия югары уку йортлары үзләре дә, аерым алганда, РИУга лекторлар һәм мөгаллимнәр кирәк. Югары уку йортларына һәм башка учреждениеләргә гарәп телен белүче белгечләр җитешми.

ТР Президенты студентларны Татарстан белән Индонезия арасында икътисадый хезмәттәшлек үсүгә бәйле рәвештә аларның уку чорында алынган элемтәләре, эшлекле багланышлары кирәк булачакларына ышандырды. Рөстәм Миңнеханов студентларга укуларын уңышлы тәмамлауларын теләде һәм диплом алганнан соң эшләр өчен республикага чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов