Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта 2021 елның дүрт аенда компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм июнь аена бюджеты расланды, шулай ук агымдагы елның беренче кварталында дебитор һәм кредит бурычларының торышы турында мәгълүмат бирелде.
Директорлар советы «Татнефть» төркеменең җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Татнефть» ГАҖнең РСБУ буенча финанс күрсәткечләре белән танышты. 2020 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, «Татнефть» ГАҖнең нетто кереме — 27 процентка, 222 млрд.сумга, чиста табыш 37 млрд. сумга кадәр арткан.
Утырышта катнашучылар яңа салым шартларында үзлелеге югары һәм аеруча үзле нефть чыгару турында мәгълүмат тыңладылар. Проектны алга таба киңәйтү һәм СВН ятмаларын рентабельле эшкәртү күләмнәрен арттыру максатларында аны чыгару өчен салым стимуллаштыру чараларын кертү зарур.
Директорлар советы агымдагы IT-стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, «Татнефть»нең 2025 елга кадәр цифрлы үсешенең төп проектлары һәм төп юнәлешләре белән танышты. 2017 елдан 2020 елга кадәр компания тарафыннан 120дән артык проект гамәлгә ашырылган, булган IT-системаларны камилләштерү өчен мең ярымнан артык гарызнамә башкарылган. 2025 елга кадәр цифрлаштыруның төп юнәлешләре арасында – ятмаларны эшкәртү белән идарә итүнең интеграцияләнгән моделен, «ТАНЕКО» комплексының «цифрлы заводы» системасын, нефть продуктларын тимер юл транспорты аша төяп җибәрүле цифрлы сату системасын гамәлгә кертү; объектлар белән роботлаштырылган идарә итү инструментлары; шиналар сату базарының сыешлыгын модельләштерү нигезендә видео- һәм фарыз аналитикасы һ. б.
Директорлар советы шулай ук башка мәсьәләләрне дә карады.
Шулай ук утырыш кысаларында «Татнефть»нең уйлап табу эшчәнлегендә актив катнашучы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. "Татнефть" уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә теркәлгән патентлар саны буенча Россиядә алда бара.