Гавриил Державин мирасы, аның әдәби һәм юридик хезмәтләре безнең дәүләт үсеше, Россиянең хокукый системасын камилләштерү, гражданнарны хокукый мәгърифәтләрен хәл итү ысуллары ягыннан мөһим һәм кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Державин укулары» XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетында оештырылган.
"Державин укулары" Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты тарафыннан 2005 елдан бирле үткәрелә. Конференциянең максаты – рус шагыйре, Россия империясенең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнү. Конференциянең форматы, гадәттәгечә, тармак юридик фәннәренең актуаль теоретик һәм гамәли проблемалары буенча секцияләр эшен күз алдында тота. Ел саен чарада 500ләп кеше катнаша.
«Сезне Татарстанда – күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның туган җирендә сәламлим, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга. - Бүген Татарстан – илнең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Республикада тормышка ашырыла торган эре инновацион проектлар югары тормыш дәрәҗәсен күз алдында тота. Бу эштә фән, хокук чыгару һәм хокук куллану эшчәнлеге, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту зур роль уйный".
Президент ассызыклаганча, республикада хакимиятнең барлык тармаклары нәтиҗәле эшләвенә нигез салган тулы бер законнар базасы формалаштырылган. Шул ук вакытта Татарстан үсешенең күпмилләтле һәм күпконфессияле характеры тулысынча исәпкә алына.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият органнары һәм граждан җәмгыяте институтлары республиканың тыныч тормышы һәм уңышлы үсеше өчен шартлар тәэмин итәргә омтыла, шул исәптән хокукый яктан да. Аерым алганда, моңа «Державин укулары» кебек чаралар да ярдәм итә.
"Ышанам ки, конференция алга таба уңышлы фәнни эш һәм нәтиҗәле хокук куллану практикасы өчен стимуллар тудырачак, шулай ук хокукый һәм әдәби тикшеренүләргә, шул исәптән Гавриил Державин эшләренә дә өлеш кертәчәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
«Державин укулары» конференциясе Казанда 23-26 майда уза. Төп тема – хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү. Катнашучылар алты секциядә эшләячәк, сигез түгәрәк өстәл узачак.