Бүген Кафил Әмировка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чара Казанда (К. Маркс ур., 61) узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Кафил Әмиров - чын мәгънәсендә уникаль шәхес. Ул компетентлы җитәкче генә түгел, ә үз эшен төгәл белгән тәҗрибәле хокук белгече дә иде.
Кафил Әмиров 40 елдан артык прокуратура органнарында эшләде, шуларның унөче – Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфасында. Ул Татарстанның хокукый системасын торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте.
Бүгенге чараның Кафил Фәхразый улы Әмировның туган көнендә дә узуы аеруча куанычлы.
Бүгенге вакыйга - җинаятьчелеккә каршы көрәштә җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучыларны гына түгел, киләчәк буыннар өчен батырлык үрнәге дә.