Рөстәм Миңнеханов Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Юрий Левин белән очрашты

24.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Юрий Левин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан Хөкүмәте һәм Сколково Мәскәү идарә мәктәбе арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре өчен уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Шулай ук бүген Юрий Левин Хөкүмәт Йортында «Мәгълүматлар нигезендә карарлар кабул итү» темасына лекция үткәрде. Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре тыңлады.

Исегезгә төшерәбез, бизнес-аналитика һәм ясалма интеллект өлкәсендә белгеч Юрий Левин Сколковоның Мәскәү идарә итү мәктәбен узган елның ноябрендә җитәкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.