Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Президент агросәнәгать комплексы үсеше һәм районда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты.
Авыл җирлекләре механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашу Бакырчы авылы янында «Татарстан» ҖЧҖнең көзге бодай кырында узды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә барлык язгы кыр эшләре 100%ка башкарылган. 1 гектарга 118 кг минераль ашлама кертелгән – республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек рейтингында район бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы 40,4 ц/га булып, 5 нче урынны яулаган.
«Тулаем район тотрыклы эшли. Республиканың социаль-икътисадый үсеш рейтингында Тәтеш районы 22 нче урында тора. Бу республика җитәкчелеге ярдәменнән башка булмас иде", - диде Рәмис Сафиуллов.
ТР вице – премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тәтеш районының игенчелек буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук җирле аграрийлар терлекчелек күрсәткечләрен дә арттыралар. «Бу юнәлештә актив эш алып барыла. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча узган ел белән чагыштырганда 9 процент үсеш теркәлгән. Терлекчелек биналарын модернизацияләү, ремонтлау, савым буенча да уңай бара. Терлек азыгы үзәкләре буенча эшне киң колач белән башладылар», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Быел Тәтеш районында «Татарстан» А/Ф ҖЧҖ, «Содружество» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ, «Новая Заря» ҖЧҖ сөт фермаларын модернизацияләү, шулай ук 300 башка исәпләнгән «Нур» А/Ф ҖЧҖ сыер абзары төзелеше планлаштырылган. 2022 елга «Бакырчы» ҖЧҖдә 400 башка исәпләнгән (1 этап) һәм «А/фос» ҖЧҖдә 400 башка исәпләнгән (1 этап) сөт комплекслары төзү буенча инвестиция проектлары планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уздырганда аграрийларның югары оештыру дәрәҗәсен, шулай ук Тәтеш районының агросәнәгать комплексының тулаем нәтиҗәле үсешен билгеләп үтте.
Президент район халкын коронавирус таралуга каршы Роспотребнадзорның киңәшләрен үтәргә чакырды. Ул ассызыклаганча, COVID-19дан сакклануның иң нәтиҗәле чарасы – вакцинация.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Бакырчы авылына юнәлде. Бүген авылда 300дән артык кеше яши. Урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, почта бүлеге, 3 кибет эшли. Авыл халкының төп эш урыны – «Бакырчы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, анда 70кә якын эш урыны булдырылган. Шулай ук биредә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы да эшли.
Бакырчы авылында ТР Президенты авыл җирлеге администрациясенең яңа бинасында булды. Объект республика программасы кысаларында төзелгән. Моңа кадәр авыл советы иске агач бинада урнашкан, аннары гел күченеп торган: башта мәктәпкә, аннан соң авыл клубына. Яңа бинада эш кабинетларыннан тыш архивны урнаштыру өчен махсус бина да бар. Шулай ук проект якындагы территорияне төзекләндерүне дә күздә тота.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов универсаль спорт мәйданчыгы булган яңа спорт комплексын карады. Объектны иганәчелек чаралары хисабына төзегәннәр. Ябык үзәктә тренажер залы һәм көрәш белән шөгыльләнү залы урнаштырылган. Якын-тирә территориядә спортның уен төрләре өчен мәйданчык (волейбол, футбол, баскетбол) һәм кардио һәм көч тренажерлары булган бүлек урнашкан. Яңа спорт объектында балалар ярышлары үткәрелә дә инде.