Рөстәм Миңнеханов: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында «Каравон» кебек бәйрәмнәр безне бер-беребезгә якынайта

22.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында (Никольское авылы) «Каравон» рус халык бәйрәмендә булды.

Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышланган рус фольклоры бәйрәме күп еллар дәвамында халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең 150дән артык коллективы катнаша.

«Uen Fest» проекты кысаларында рус халык уеннары, «Кулачная артель» рус хәрби сәнгатенең традицион төрләре, халык сәнгать һөнәрләре буенча мастер-класслар, петрушкаларның театральләштерелгән тамашалары, соль башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән ярминкәләр узачак.

Керү юлында Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны этномәдәни коллективлар чыгышы белән каршы алдылар. Чараның хөрмәтле кунагы РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов булды.

Рөстәм Миңнехановка каравай һәм «Каравон» символикасы төшерелгән бейсболка тапшырдылар.

Татарстан Президенты Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатуында «Осталар шәһәре» мәйданчыгын, «Молодецкие забавы», «Тимерчелек ишегалды» һәм «Русское подворье» интерактив мәйданчыгын карады.

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән янәшәдә генә ярминкә рәтләре урнашкан.

Бәйрәм кунаклары өчен рус миченнән сыйлар, рус ризыклары, халык-сәнгать һөнәрләре товарлары һәм «Каравон» бәйрәменең танылган әйберләре тәкъдим ителде.

"Әйлән-бәйлән аланы"нда барысын да авыл көнкүреше атмосферасы көтте. Үзешчән фольклор коллективлары бәйрәм кунакларын традицион куас һәм самавырдан чын чәй татып карарга чакырдылар.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, елдан-ел әлеге матур бәйрәмдә катнашучылар саны арта бара. «Без «Каравон»ның елдан - ел киңәя баруын күрәбез, - диде ул. - Быел коллективлардан 168 гариза бирелгән, бу мәйданда илнең 20 төбәге тәкъдим ителгән».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында нәкъ менә шундый бәйрәмнәр безне якынайта.

«Барлык милләтләргә, барыбызга да тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә сакчыл карарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм «Каравон»ның 30 еллыгын төзекләндерелгән клубта каршы алуны теләде.

Аннары дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ТР Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм рус мәдәниятен саклауга зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәре музей комплексының рус фольклоры үзәге методисты Александр Смирнов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, Никольское авылы – бик кунакчыл урын, монда барысын да ачык йөз белән каршы алалар. «Каравон»га рәхим итегез, - диде ул һәм бәйрәм мәйданчыклары иртәгә дә эшләячәк, дип искәртте.

Бәйрәм коллективларның фолк-фьюжлары, бәйрәмнең махсус кунагы – Тина Кузнецова ZVENTA SVENTANA проекты белән дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне гамәлгә куючы – ТР Мәдәният министрлыгы. Оештыручылар – Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы; «Таткультуресцентр» ДБУ.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.