Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчүлекләрнең торышы һәм АСКга гадәттән тыш эсселәрнең йогынтысы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, узган атна гадәттән тыш эссе көннәр торды. Соңгы 100 елда температура режимы рекорды куелган. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, эссе җилле һава торышы туфракны җитди киптергән. Бер метр катламдагы дым – 120-160 мм, ә сөрүлекләрдә – 19-27 мм. Чәчүдә технологик операцияләрне берләштерү дым саклауга нәтиҗәле йогынты ясавы тагын бер кат исбатланды", - диде ул.
Республикада чәчү эшләре төгәлләнде диярлек: кукуруз, рапс һәм бәрәңгене чәчеп бетерергә кирәк. Марат Җәббаров кыскача аерым культураларның торышы турында сөйләде. Әйтик, җитештерү технологиясе үтәлгән көзге культураларда проблемалар юк диярлек. Су куллануны киметү һәм көзге культураларның потенциалын саклау өчен тамырдан һәм яфраклардан тукландыру мөһим. Күп хуҗалыклар бу юнәлештә фәнни тәкъдимнәрне исәпкә алып эшли.
Сабан культураларына килгәндә, эссе көннәр корткычларны бик нык арттырды һәм чүп үләннәрен үстерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, кирәкле технологик алымнарны вакытында куллану өчен кырларга даими мониторинг алып барырга чакырды. Элегрәк районнарда 1446 берәмлек сиптергеч кабул ителгән иде. Шуларның 88%ы кабул итү гамәлен узган, шушы көннәрдә кабат кабул итү эшләре тәмамлана.
Министр, саклау чараларын уздырганда умартачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, дип искәртте. "Тагын бер кат хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: умарталарның сакланышы өчен җаваплылык сезнең җилкәгә төшә, шуңа күрә әлеге эшләрнең регламентын төгәл үтәргә кирәк. Умарта кортларының һәр тискәре очрагы өчен хуҗалык җитәкчесе шәхси җаваплылык тота", - диде Марат Җәббаров.
Гадәттән тыш эсселек үсемлекләрнең торышына гына түгел, терлекчелек секторына да йогынты ясады. Сыерлар җылылыктан стресс кичерә, шуның аркасында республика көн саен сөт саву 5 тоннага кадәр кими. Марат Җәббаров хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрне өзлексез су белән тәэмин итүне тикшереп торырга һәм сыер абзарларын оптималь микроклимат белән тәэмин итәргә кушты.
Шулай ук бүген республикада азык базасының торышына һәм әзерләнгән азыкның сыйфатына комплекслы бәя бирелә.
«Бүген һәм иртәгә республикада яңгырлар көтелә, алар уңыш нәтиҗәләренә уңай йогынты ясар дип өметләнәм. Терлек азыгы әзерләү һәм аның сыйфаты буенча барлык мәсьәләләр дә бик мөһим», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.