“Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” республика иҗтимагый ветераннар оешмасының VIII чираттан тыш конференциясе ТРның ДОСААФ бинасында узды.
Конференциядә катнашучыларны ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде.
Әсгать Сәфәров билгеләгәнчә, Ветераннар берлеге активистлары тарафыннан социаль һәм гражданлык хокукларын, ветераннар һәм аларның гаиләләренең намусын һәм абруен яклау, ярдәм күрсәтү, яшьләргә рухи-әхлакый һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү, яшүсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү, шулай ук республикада милләтара бердәмлекне ныгыту өлкәсендә зур эшләр башкарыла.
Чарада генерал-полковник, “Россия ветераннар берлеге” гомумроссия иҗтимагый ветераннар берлеге оешмасы рәисенең беренче урынбасары В.М.Азаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының Эчке сәясәт эшләре департаменты җитәкчесе А.М.Терентьев, ТР Премьер-минстры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
ТР Ветераннар берлегенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында оешманың рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев сөйләде.
Конференциядә Әхәт Юлашевның сәламәтлегенә бәйле аны үзенең вазифасыннан азат итү турында гаризасы каралды.
Бертавыштан ТР Ветераннар берлеге рәисе итеп генерал-майор, Татарстанда “ЮНАРМИЯ” төбәк хәрби-патриотик хәрәкәт җитәкчесе Александр Бородин сайланды.
Ватан алдындагы зур казанышларын исәпкә алып, Әхәт Юлашев ТР Ветераннар берлегенең Координацион советы рәисе итеп сайланды.