Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" төркеме акционерларының еллык гомуми җыелышлары нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, анда «ТАИФ» АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчеләре катнашты.
2020 ел өчен, шулай ук 2021 елның 3 аенда компанияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре, акционерларның еллык гомуми җыелышлары турында мәгълүмат бирелде.
2020 ел һәм 2021 елның 3 аенда ТАИФ төркеме һәм «ТАИФ» АҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук «ТАИФ» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы турында мәгълүмат «ТАИФ» АҖ генераль директоры Р.А. Шиһабетдинов тарафыннан тәкъдим ителде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел ТАИФ төркеме тарихына иң авыр һәм катлаулы ел буларак керде. Коронавирус пандемиясе ТАИФ компанияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру алымын тамырдан үзгәртергә һәм килеп туган шартларга җайлашырга мәҗбүр итте. "Кыенлыкларга карамастан, ТАИФ төркеме компанияләре хәтта гомуми изоляция чорында да җитештерү эшчәнлеген туктатмадылар, бу хезмәткәрләр һәм партнерлар алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирде. Тиз арада җавап бирү, бизнес-модельнең җайга салынган механизмы һәм ныклыкның тупланган запасы аркасында, ТАИФ төркеме компанияләренә катастрофик нәтиҗәләрдән котылырга мөмкин булды", - дип ассызыклады Р.А. Шиһабетдинов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда ТАИФ төркеме предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, пандемиягә карамастан, предприятиеләр яхшы икътисадый күрсәткечләргә ирешкәннәр.
"Күп кенә проектлар җитештерү күләмнәрен арттырырга гына түгел, продукциянең югары сыйфатын да ирешергә мөмкинлек бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шул исәптән бу «Казаноргсинтез» ГАҖ җитештерүен модернизацияләү, үз энергетика куәтләрен булдыру буенча эшләргә дә кагыла. Тулаем алганда, болар барысы да җитди уңай нәтиҗәләр бирә".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүген заманча, шул исәптән цифрлы технологияләр ярдәмендә югары технологияле маржиналь проектларны гамәлгә ашыра алабыз.
Татарстан Президенты ТАИФ төркеме җитәкчелегенә, акционерларга, хезмәт коллективларына җайга салынган эшләре һәм Татарстан икътисады үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Хәзерге шартларда базарда булу гына түгел, җитештерүне киңәйтү, яңа продукция җитештерүне үзләштерү, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру мөһим – болар барысы да безнең гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга, гомумән тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов .
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАИФ төркеменең яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән өлешен югары бәяләде.
Аннары «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы утырышы узды, анда шулай ук Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп «ТАИФ» ААҖ генераль директорының үсеш буенча баш киңәшчесе А.К. Шиһабетдинов сайланды, Директорлар советы рәисе урынбасары итеп «ТАИФ» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Р.Н. Сүлтиев сайланды. Шулай ук «ТАИФ» АҖ генераль директоры Р.А. Шиһабетдиновның вәкаләтләре расланды.