Татарстанның Икътисад министры Марат Сафиуллин: “Татарстанда гамәлгә ашырыла торган барлык программаларны бердәм комплекска берләштерү тәмамланмаган төзелеш күләмен 20 дән 10-12 млрд. сумга кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк”

28.07.2008

Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2007 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының озак вакытлы максатчан программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре һәм бюджет төзүдә максатчан программалы методка күчү турында фикер алышу булды.
Утырышны республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышны ачып, Татарстан Премьер-министры бүген финансларны яхшырту кысаларында бюджетның максатчан өлешенә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәклеген әйтте. Утырышка Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре дә чакырылган иде.
Республика алдында бюджетны планлаштыруга бюджет процессын оештыруның юнәлешен үзгәртү бурычы тора.
“Барыннан да элек чишелергә кирәкле мәсьәләләр билгеләнергә, аннан соң инде, шуңа туры китереп, билгеле бер күләмдә бюджет акчалары бүленергә тиеш”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бюджетны төзүдә максатчан программалы методка күчү турындагы мәсьәлә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы буенча каралды. Төп доклад белән әлеге ведомство башлыгы Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, “максатчан финанслау программасы - перспективалы дәүләти идарә итүдә Татарстан моделенең иң өстенлекле үзенчәлекләреннән берсе”. Нәкъ менә максатчан бюджетны планлаштыру программасын кертү бюджетның чикләнгән ресурсларына өмет белән карарга, хакимият органнарының эш нәтиҗәләрен күтәрергә һәм идарә итү процессын һәм финанслауны аңлаешлы һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә, дип ышана Татарстан Республикасы икътисад министры.
Марат Сафиуллин максатчан планлаштыруның нәтиҗәләрен күтәрү мәсьәләләре Татарстан Республикасы президенты тарафыннан аның ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрелә торган посланиесендә дә куелган булуын искәртеп үтте.
Бүген финанслауның максатчан программалы методы күп кенә илләрдә уңышлы кулланыла. Бу юнәлештә алга китүче булып Европа (Бөекбритания, Нидерландия, Франция) исәпләнә. Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән төзелгән эшче төркем Франциянең бюджетын планлаштыру системасын өйрәнде.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, Рәсәйдә, нәтиҗәләргә нигезләнгән бюджет турында әйтсәләр дә, программалы чыгымнар өлеше хәзергә аз: 2007 елда 8,5% тәшкил иткән.
Татарстанның финанс министры 2004 елдан алып, Бөтендөнья банкы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы ярдәме белән илнең аерым “пилотлы” (идарә ителә торган) төбәкләрендә бюджетны планлаштыруның яңа методларына күчеше өйрәнелүен искә төшерде. Иң зур нәтиҗәләргә Тверь өлкәсе, Төмән һәм Пермь крайлары ирешкән.
Татарстан бюджетын планлаштыру системасын реформага әзерләгәндә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән торган эшче төркем төзелде. Ул Тверьнең уңай тәҗрибәсен өйрәнде.
“Татарстанда әлегә бары тик бюджет чыгымнарының азчылык өлеше генә программалы принцип буенча финанслана, - диде Марат Сафиуллин. – Мәсәлән, 2007 елда бюджет чыгымнарының программалы өлеше 24% тәшкил иткән, 2008 елга шул ук дәрәҗәдә планлаштырылган”.
2008 елга кадәр республикада халык хуҗалыгының якынча дүрттән берендә программа үтәлмәгән (спорт һәм туризм, мәгариф һәм фән, урман хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру, дәүләт финанслары белән идарә итү өлкәсендә).
2007 елда төрле чыганаклардан финанслана торган гамәли кулланылыштагы 30 республика программасының бары тик 19 ы буенча гына максатчан индикаторларга ирешелгән.
Алга таба Татарстан Республикасы икътисад министры 2007 елда республика программаларын инвентаризацияләү нәтиҗәләренә анализ ясауда тукталды. Белгечләр шундый нәтиҗәләр алдылар: дүрт программа индикаторларның планлы яисә фактик күрсәткечләре булмау сәбәпле бәяләнмәде (амбулатор-поликлиника хезмәтен камилләштерү, торак коммуналь хуҗалыкка реформа ясау һәм модернизацияләү программасы, “Татарстан балалары” программасы һәм коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе), биш программада максатчан индикаторларны эшләп бетерү сорала (капитал салу, табигатьне саклау чаралары, дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, «Мирас – Наследие» программасы), тагы өч программа финансланмады («Мирас – Наследие», җинаять-башкару системасы үсеше, хезмәтне саклау шартларын яхшырту).
“2008 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән берлектә озак вакытлы ведомство максатчан программаларын эшләүдәге хокук-норма базасын камилләштерү буенча зур эш башкарылды, - дип белдерде Марат Сафиуллин. – Бу бюджетны формалаштыруның яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә күчәргә мөмкинлек бирәчәк”.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы бюджетны планлаштыруның иске схемасы ресурслар белән идарә итү концепциясеннән алынган булуын һәм бюджет чыгымнарыннан көтелгән нәтиҗәләр һәрвакытта да дәлилләнеп ышандырмавын искәртте. Моннан тыш, программалар финанслар чынлыкта тотылып беткәч кенә бәяләнделәр.
Максатчан программалы методка күчү белән, бюджет шул сәясәт максатларыннан һәм нәтиҗәләреннән чыгып төзелер. “Бюджет ассигнованиеләре вазыйфалар, хезмәт күрсәтү, эшчәнлек төрләре белән ныклы бәйләнештә тора, – дип аныклык кертте Татарстан Республикасы икътисад министры. - Һәм планлаштырганда бюджет программалары кысаларында соңгы нәтиҗәләрне дәлилләүгә аерым игътибар бирелә”.
Марат Сафиуллин шуны хәбәр итте: программалы финанслаудан янга калдырылган бюджет акчаларының күләме ел саен 3-10 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин. Өстәвенә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган барлык программаларны бердәм комплекска берләштерү тәмамланмаган төзелеш күләмен бүгеннән 20 дән 10-12 млрд. сумга кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте