Рөстәм Миңнеханов Пермьдә яр буйларын карады

14.05.2021

Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама яр буен карап чыкты һәм аны реконструкцияләү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.

Яр буен реконструкцияләү 2016 елда башланган. Шәһәр киңлеген яңарту 2023 елда шәһәр юбилеена багышланган «Пермь - 300 ел Камада» масштаблы проекты кысаларында алып барыла.

Презентация барышында ТР Президентына яр буен төзекләндерүнең төп этаплары һәм эш барышында кулланыла торган архитектура-планлаштыру хәл ителешләре турында сөйләделәр.

Бүген яр буен реконструкцияләү тәмамланып килә. Спорт мәйданчыклары, балалар өчен уен зоналары, җәяүлеләр маршрутлары төзекләндерелгән, территория яшелләндерелгән. Яр буен яңарту аны ел әйләнәсе куллану мөмкинлеген күздә тота. Кышын биредә шугалак оештыру планлаштырыла, ә кышкы су коенырга яратучылар өчен махсус павильон эшләячәк.

Пермьдә яшәүчеләр яр буеның барлык функциональ зоналарыннан быел ук файдалана алырлар дип көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.