Рөстәм Миңнеханов: Пермь крае – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе

14.05.2021

Пермь крае – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Пермьгә эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Пермь краеның диверсификацияләнгән һәм югары технологияле сәнәгате, бай табигать ресурслары бар. «Безнең эшлекле партнерлыкны киңәйтү өчен юнәлешләр күп», - дип билгеләп үтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда төбәкара товар әйләнеше 15 млрд. сум тәшкил итә. Товар кертү һәм чыгару күләме якынча тигез. Татарстан йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, тракторлар һәм экскаваторлар, шиналар, дизель ягулыгы, бензин, химия продукциясе, пыяла, азык-төлек продуктлары, дарулар, медицина җиһазлары һәм башка продукция белән тәэмин итә. Пермь краеннан республикага нефть продуктлары, калийлы ашламалар, цемент, химия продукциясе, прокат һәм чуен продуктлары кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, төбәкләренең сәүдә-икътисадый элемтәләрне алга таба үстерү өчен мөмкинлекләре бар. «Без машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итүне арттыру, нефть продуктлары базарын үстерү, автопаркны ремонтлау һәм яңарту буенча хезмәттәшлек итү яклы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан һәм Пермь краен Кама елгасы бәйли, суднолар төзү өлкәсендә партнерлык үсә. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Пермь краена «Чайка» СПГда прогулка-пассажир судноларын китерү мәсьәләсе карала. Шулай ук судно төзүчеләр җитештерү кооперациясен ныгытырга әзер.

Моннан тыш, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буларак, Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыруны, эшкуарлыкны үстерүне, фәнни-мәгариф өлкәсен, туризмны һәм башкаларны атады.

Дмитрий Махонин, үз чиратында, Пермь краенда бүген 115 мең татар яши, дип белдерде. Нигездә татарлар һәм башкортлар яшәгән Барда районының Барда авылы төбәкнең үзенә тартып торучы үзәкләренең берсе булып тора.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Якын арада аны юл картасы белән тулыландыру планлаштырыла.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.