Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясе» ГАҖ эше белән танышты. Аны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.
Компания төрле хәрәкәттәге объектларны навигацияләү, тотрыкландыру һәм ориентацияләү өчен датчиклар һәм системалар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Бу – Россиянең навигацион приборлар һәм системалар белән тәэмин итүче әйдәп баручы компанияләренең берсе.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехларын һәм лабораторияләрне карап чыкты, белгечләрнең яңа эшләнмәләре белән танышты, шулай ук предприятие җитәкчелеге белән аралашты.
Президентка компаниянең төрле типтагы җепселләр һәм җепсел-оптик компонентлар җитештерү өчен зур үсеш алган фәнни һәм тикшеренү базасы булуын хәбәр иттеләр. «ПФҖК» ГАҖнең бүлендек компанияләре белән бергә «Фотоника» җепсел-оптик технологияләр кластеры барлыкка килә.
Рөстәм Миңнеханов күпләп җепселле компонентлар җитештерүендә, фотоника һәм оптоэлектрон приборлар төзү заводында, радиофотоника һәм оптоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына җитештерелә торган җиһаз үрнәкләрен күрсәттеләр: навигация приборлары, инерциаль датчиклар, диңгез һәм җир өсте техникасы эшләнмәләрен.