Татарстан Президенты Урал ирекле танк корпусы мемориалына чәчәкләр салды

14.05.2021

Бүген Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал ирекле танк корпусы мемориалына чәчәкләр салды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алуда шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты.

Мемориал 1963 елда Урал ирекле танк корпусы составына кергән Пермь танк бригадасы оешуның 20 еллыгына ачыла. Уникаль танк корпусы кыска вакытта Молотов (Пермь), Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләрнең түләүсез өстәмә хезмәте һәм шәхси акчалары хисабына оештырылган. Анда гади Урал эшчеләре хезмәт итәргә чакырыла. Сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен корпус берничә тапкыр югары бүләкләр белән билгеләп үтелә.

Мемориал 3 элементтан тора: постаментта Т-34 танкы, стела һәм рельефлы подиум.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.