Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре белән килде

13.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермьгә килде. "Пермь" халыкара аэропортында аны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин каршы алды.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Morion Digital» югары технологияләр технопаркында булачак, анда резидентларның эшчәнлеге һәм ИТ-компанияләрнең алдынгы эшләнмәләре белән танышачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясе " АҖнә барачак. Компания төрле хәрәкәттәге объектларны навигацияләү, тотрыклыландыру һәм ориентацияләү өчен датчиклар һәм системалар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Татарстан белән Пермь крае арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне үстерү перспективалары турында Рөстәм Миңнехановның Дмитрий Махонин белән очрашуы барышында фикер алышу планлаштырыла. Очрашу нәтиҗәләре буенча төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә.

Моннан тыш, визит кысаларында ТР Президенты Пермь краеның татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак, шәһәр яр буе урамын карый, Урал танк корпусы мемориалына һәм Барда авылында Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр сала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.