Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәне Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендәге фаҗигада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башлады.
Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Без күптән түгел Казанда булган фаҗигадан башлыйбыз. Белгәнегезчә, ике көн элек коточкыч һәлакәт булды. 175нче гимназия балалары һәм укытучылары варварларча җинаятьнең корбаннары булды. Һәм мин башта һәлак булганнарны искә алуыгызны сорыйм», - диде Владимир Путин.
Россия Президенты белдергәнчә, фаҗига, һичшиксез, барыбызны да тетрәндерде.
«Авыр көннәрдә Казан халкы белән, Татарстан белән бөтен Россия булды һәм шулай булып кала да. Илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр чын күңелдән ярдәм һәм хис-тойгылар белдерергә омтыла, казанлыларның авырлыкларын үзләре кебек кабул итә. Тагын бер кат үз балалары, оныклары, якыннарының һәм яраткан кешеләренең иң газиз, иң кадерле гаилә әгъзаларын югалткан туганнарының, гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам. Фаҗига турындагы мәгълүмат килүгә үк, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Мәгариф министрлыгына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, хокук саклау органнарына, шул исәптән бу фаҗига урынына оператив рәвештә Казанга бару турында йөкләмәләр бирелде», - диде Владимир Путин.
Татарстан, һичшиксез, бәлагә юлыккан барлык гаиләләр, кирәкле ярдәм алачак, дип белдерде Россия Президенты.
Ул ассызыклаганча, «хәзер иң кичектергесез, иң төп бурыч – зыян күрүчеләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшү. Мин алар арасында бик авыр яраланган балалар булуын беләм. Яралыларга сәламәтләнүләрен телим, аларның гаиләләренә ярдәм сүзләрен җиткерәсем килә».
«Бу аяныч хәлләр вакытында булган барлык укучылар һәм гимназия хезмәткәрләре, һичшиксез, чып-чын шок кичерделәр. Әлбәттә, бу хәлне балалар аеруча авыр кичерделәр, һәм алар махсус реабилитациягә мохтаҗ. Бу хакта аерым әйтәсе килә. Укытучылар да, гимназиянең барлык хезмәткәрләре дә критик хәлдә батырларча, югары дәрәҗәдә профессиональ эшләделәр. Балаларны коткардылар, аларны үз туганнары кебек сакладылар – бөтенләй яшь кыз, инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева үз укучылары өчен гомерен корбан итте. Күп кенә укытучылар һөҗүмнең куркыныч минутларында, бинада атулар яңгыраганда, сыйныфларга керү юлын каплап басып тордылар һәм үз укучыларын, тәрбияләнүчеләрне якларга әзер иделәр. Аннан соң аларга гимназиядән кайтырга, куркынычсыз урында урнашырга булыштылар. Беркем дә үз постыннан китмәде, барысы да үз һөнәри һәм кешелек бурычын үтәде», - дип хәбәр итте Владимир Путин.
Россия Президенты гимназиянең башка хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында тәкъдим кертте.
Моннан тыш, ул Хөкүмәткә якын арада белем бирү оешмаларының куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү өчен бердәм алым кертергә кушты – бу бик мөһим
Владимир Путин шулай ук мондый җинаятьләрне кисәтү өчен граждан коралы ияләренә карата таләпләрне җитди арттырырга һәм корал әйләнешенә контрольне көчәйтергә кирәк, дип белдерде. «Монда карарлар нигезле, әлбәттә, һәм, һичшиксез, катгый һәм кискен булырга тиеш», - дип саный дәүләт башлыгы.
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казан клиникасыннан Мәскәү клиникаларына күчерү өчен ГТХМ бортлары белән китерелгән зыян күрүчеләрнең торышы турында кыскача хисап белән чыгыш ясады.
Башка чаралар турында Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директоры Виктор Золотов сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук 175 нче гимназиядә фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар буенча күрелгән оператив чаралар турында сөйләде. Ул аеруча зыян күрүчеләрне һәм җитди яраланган кешеләрне Мәскәү клиникаларына дәвалануга күчерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Калган 14 зыян күргән кеше буенча да куркыныч юк, шулай ук эш бара, - диде ул. - Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. - Без медицина һәм социаль хезмәтләр тарафыннан, бу вакытта мәктәптә булган барлык балаларны өйләренә барып, медицина тикшерүе уздырдык. Алар 714 иде. Барлык мохтаҗларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде. 145 бала һәм 89 ата-ана психиатрия ярдәме алды. Һәм бу эш дәвам итә. Анда республиканың 145 психологы эшли, Мәскәүдәге хезмәттәшләребез булыша».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аерым бурыч – педагоглар коллективының хәлен тотрыкландыру. Мәктәп укытучылары балаларның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр, һәм мин сезгә бу мәсьәләне аерым куйганыгыз өчен рәхмәтлемен, диде Рөстәм Миңнеханов, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, без дә аларга ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез.
Зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан, республика бюджетыннан – һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына 1 млн сум, сәламәтлеккә авыр һәм уртача зыян китергәннәргә – 400 мең сум, сәламәтлеккә җиңел зыян китергәннәргә – 200 мең сум акча түләү турында карар кабул ителгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 6 гаилә инде түләүләр алган (балалары һәлак булган 9 гаиләдән). Моннан тыш, авыр җәрәхәтләр алган алтысына бер тапкырлык түләү гамәлгә ашырылды. Калган түләүләр зыяннарның (авыруларның) авырлыгы турында медицина бәяләмәсе чыгарганнан соң башкарылачак. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, җәйге чорда мәктәп балалары һәм укытучылары өчен тулы ял оештыру планлаштырыла.
Һәлак булучыларга килгәндә, хәзерге вакытта әти-әниләренең теләкләренә туры китереп җирләү эшләре оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Кызыл Хач, Сбербанк белән берлектә иганәләр өчен счет ачу инициативасы белән чыкты, 20 млн сумнан артык акча җыелган инде.
Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә әзер булган компанияләргә һәм ил төбәкләренә рәхмәт белдерде, беренче чиратта – зыян күрүчеләрне шифаханә-ял йортларында сәламәтләндерү буенча.
«Без мәктәптә капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул иттек», - диде Татарстан Президенты.
11 май көнне Татарстанда террорчылыкка каршы комиссиянең ашыгыч утырышы узды. Мәгариф объектларын саклау һәм яклау дәрәҗәсен күтәрү турында карар кабул ителде. Шулай ук ату коралы булганнарның барысын да тикшерү турында карар кабул ителде.
«Сезнең граждан коралы әйләнеше кагыйдәләрен катгыйландыру турындагы йөкләмәгезне республика халкы хуплады, - диде Рөстәм Миңнеханов, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп. – Һәм без бу мәсьәләне мантыйкый төгәллеккә җиткерүне сорар идек».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, психиатрия хезмәтенең ролен һәм җаваплылыгын көчәйтү таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә, бөтен хокук саклау системасына күрсәтелгән ярдәм өчен, тулаем Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.
Владимир Путин Татарстан җитәкчелегенә «зыян күргән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләрен киңрәк карарга» кушты.
«Зыян күргән гаиләләргә ярдәм итүгә килгәндә, киңрәк карагыз, - диде Владимир Путин, Рөстәм Миңнеханов нотыгын шәрехләп. - Анда торак мәсьәләләре дә, башка социаль проблемалар да хәл ителмәгән булырга мөмкин. Балалар ялын оештыру... сез тәҗрибәле кеше, мин беләм, һәм мондый мәсьәләләргә игътибар белән каравыгызны беләм: һәр гаилә белән эшләгез, аннары миңа хәбәр итегез».
Үз чиратында Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, мондый эш инде башланган. «Безнең очрашулар булачак, - диде ул. - Мин үзем дә һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашырга җыенам. Һәм безнең банклар тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: әгәр кемнең дә булса кредитлары бар, яки реабилитация кирәклеге бар икән, без бу мәсьәләләрне җиренә җиткерәчәкбез».
Тулырак мәгълүмат-сайттагы стенограммада kremlin.ru