Рөстәм Миңнеханов реставрациясе тәмамланган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады

13.05.2021

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Бәйрәм намазы һәм вәгазе тәмамлангач, ул шулай ук дини уку йортын реставрацияләү белән танышты.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңартылган уку корпусы бинасы буенча экскурсияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Тикшерү барышында мәдрәсәнең техник һәм методик җиһазланышы, укыту сыйфаты, уку процессы системасы турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ремонт-реставрация эшләрен уңай бәяләде. Карау барышында «Мөхәммәдия» уку үзәге үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. Мәдрәсәнең тарихы 1882 елдан, күренекле дин эшлеклесе, мәшһүр мәгърифәтче Галимҗан Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан бер катлы таш бинага нигез салганнан башлана. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Баруди тырышлыгы белән татарлар арасында гына түгел, күп кенә төрки халыклар арасында да билгеле булды. Революциягә кадәр мәдрәсәне меңнән артык шәкерт тәмамлаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Хөсәен Ямашев, Камил Якуб, Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Бакый Урманче, Г. Рәхим кебек танылган шәхесләр бар иде.

 

Хәзерге вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1200 шәкерт белем ала. Татар һәм гарәп телләрендә 56 фән (дини һәм дөньяви фәннәр) буенча укыту алып барыла, башлангыч этапта аңлатмалар өлешчә рус телендә бирелә. Төп игътибар гарәп телен өйрәнүгә юнәлгән. Мәдрәсәдә барлыгы 28 укытучы эшли. Барлык остазлар да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Ел саен мәдрәсә диварларыннан 4-5 Коръән-хафиз чыгарыла.

 

Белешмә өчен:

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку корпусы бинасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. 2020 елда бу бинада ремонт-реставрация эшләре башланды.

Уку корпусы мебель, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләре кондиционерлар белән җиһазландырылган. Ремонт-реставрация эшләре тәмамланганнан соң бинада 7 уку сыйныфы, хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучыла өчен 2 бүлмә, гыйбадәт бүлмәсе, уку залы, 2 лингафон кабинеты, 2 информатика кабинеты, гардероб, таәһарәт бүлмәсе һ. б. урнашкан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.