Рөстәм Миңнеханов 175 нче гимназиядә булган фаҗига турында: Без барыбыз да бераз хәлгә кергәч, мин мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашырга, ярдәм чаралары турында фикер алышырга, аларны тыңларга әзер

12.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 175 нче номерлы гимназиядә булганнан соң, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә оператив вәзгыять турында хәбәр итте.

«Кичә булган фаҗигале вакыйгаларга кагылышлы мәгълүматны җиткерергә теләр идем, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген иртән безнең медицина хезмәткәрләре федераль коллегалары белән бергә консилиум үткәрделәр. Республика госпитальләрендә 23 зыян күрүче бар. Кичә бу сан азрак иде, әмма тагын икесе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте - аларның торышы тормыш өчен куркыныч тудырмый.

Сигез кеше Казаннан Мәскәүгә күчәчәк дигән карар кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты монда, һәм якындагы сәгатьләрдә зыян күрүчеләр илебезнең иң яхшы госпитальләренә күчәчәк. Бу биш бала һәм өч олы кеше. Владимир Путинга медицина учреждениеләрен, федераль органнарны, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгын бу эшкә кушуы турындагы карары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин Казанда күрсәтелгән беренчел ярдәм һәм Мәскәүдә алга таба дәвалану уңай нәтиҗәләр бирер дип өметләнәм.

Калган зыян күрүчеләр буенча да эш бара. Мин инде ике тапкыр БРКХнә бардым, балалар белән сөйләштем, барлык кирәкле чаралар үткәрелде, аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Бүген республикада бу фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә матәм көне игълан ителде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте. Һәм мин инде бүген үк зыян күргән кешеләр һәм һәлак булучыларның гаиләләре финанс ярдәм алыр дип өметләнәм.

Җирләү чараларын тәэмин итү белән бәйле барлык процедуралар да үткәрелгән, хәзерге вакытта 9 кеше җирләнгән. Без һәлак булганнарның барлык якыннарының кайгысын уртаклашабыз, бу - бик зур югалту... ».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр һәм аларның якыннары өчен психологик ярдәм күрсәтү буенча ике пункт эшли, 150 ләп психолог җәлеп ителгән, индивидуаль эш алып барыла. «Һәр очрак буенча, һәр сорау буенча эш бара, - дип ышандырды ул. - без бу юнәлештә эш алып барабыз. - Без укучылар яшәгән барлык фатирларны, йорт хуҗалыкларын карап чыктык, шәхси эш алып барабыз. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк".

Без бераз хәлебезгә килгәч, мин мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашырга, ярдәм чаралары турында фикер алышырга, аларны тыңларга әзер, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, илнең барлык төбәкләре дә әлеге фаҗига уңаеннан Татарстанга ярдәм сүзләрен белдерәләр. Ул бүген Татарстан кайгысын уртаклашканнарга рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.