Бүген Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанның 175 нче гимназиясендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар белән бергә Россия Тикшерү комитеты башлыгы кичә, 11 майда, фаҗига булган бинаны карады – 9 кеше атып үтерелде, шул исәптән 7 укучы, шулай ук тагын 20дән артык кеше яраланды.
Исегезгә төшерәбез, үтерү турындагы эшне тикшерү кысаларында тикшерү эшләре алып барыла. Элегрәк Россия Тикшерү комитеты башлыгы тикшерү белән үзәк аппарат хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк, дип белдергән иде.
Александр Бастрыкин һәм Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең мәгариф учреждениесендәге фаҗигале вакыйгаларның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Александр Бастрыкин Рөстәм Миңнехановка әлеге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Александр Бастрыкин Казанда төбәкнең барлык хокук саклау структуралары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән оператив киңәшмә уздырачак. Россия Тикшерү комитеты башлыгы тагын бер кат куркыныч фаҗигагә китергән барлык шартлар һәм сәбәпләрен билгеләргә кирәклеген ассызыклады.
Казанда шулай ук Россия Тикшерү комитетының беренче урынбасары Эдуард Кабурнеев та бар.
175 нче номерлы гимназиядә булганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен оператив вәзгыять турында сөйләде.