Бүген Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанга эш визиты белән килде. Казанга килүгә үк Россия Тикшерү комитеты башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Балалар Республика клиник хастаханәсенә бардылар, анда кичә, 11 майда, 175 нче гимназиягә һөҗүм вакытында зыян күргән укучылар ята.
Александр Бастрыкин зыян күргән балалар хәлен белеште, аларның туганнары белән аралашты, аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен бөтен көч куячакбыз, дип ышандырды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә хастаханәләрдә 20 бала һәм өч олы кеше бар (элек хастаханәгә китерелгән 18 бала турында хәбәр ителгән иде, бу шок халәтендә булган берничә укучының начар хәлдә булулары турында сөйли алмауларына бәйле).
Алты баланың хәле авыр, икесенең хәле бик авыр. Калган зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы.