Казанга Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин килде

12.05.2021

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанга килде.

«Казан» халыкара аэропортында Александр Бастрыкинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Искәртеп узабыз, Россия Тикшерү комитеты башлыгы Казанга 175 нче номерлы шәһәр гимназиясендә үтерү турындагы җинаять эше белән бәйле рәвештә килде.

Бүген, 12 май, Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Казанның барлык мәктәпләрендә дә дәресләр уздырылмый.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.