Рөстәм Миңнеханов: Калдыклар белән нәтиҗәле эш итүне җайга салу, аны тәэмин итәрлек базар һәм административ инструментлар җыелмасын булдыру кирәк

29.04.2013

Экология проблемаларын хәл итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле тармакларының берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәдә әйтте.

Киңәшмә бөтен ТР муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимындаТатарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды. Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов үткәрде.

Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасына чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Ул бу киңәшмә Татарстанда беренчеләрдән уздырылуы турында, һәм киләчәктә куллану калдыклары белән комплекслы эш итү системасы буенча мондый киңәшмәләр Россия Федерациясендә федераль округлар буенча узачак дип искәртте.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, 2013 ел Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгәне турында искә төшерде.  Ә Татарстанда ул шуның өстенә Экологик мәдәният елы дип тә игълан ителгән.

"Экология проблемаларын хәл итү - безнең Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле тармакларының берсе булып тора, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Калдыклар җыелу проблемасы бүген бик тә актуаль - гомумән ил буйлап та, регионнарда да, һәм безнең республикада да. Ел саен барлыкка килүче калдыклар саны 8-9 млн. тонна, шул исәптән 1 млн. тоннадан артык - көнкүреш калдыклар, 1 млн. тонна сәнәгать калдыклары, шулай ук 6 млн. тоннага якын - терлекчелек калдыклары. Тагын шунысын да билгелп үтәргә кирәк, бервакыт без бу проблема белән яхшы гына шөгыльләнгән идек, 10-15 ел элек илле каты көнкүреш калдыгы полигоны, 662 санкцияләнгән чүплек төзелгән иде һәм алар эшләп килә. Кызганычка каршы, бу объектларның тула бару темпы бик югары".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында хәзерге вакытта калдыклар белән эш итүнең гамәлдәге системасы башлыча каты көнкүреш калдыклары полигоннарында аларны күмүгә нигезләнә. “Бу хәлне үзгәртергә кирәк, - дип белдерде ул, - калдыклар белән нәтиҗәле эш итүне җайга салуның тулы бер системасын, аны тәэмин итәрлек базар һәм административ инструментлар җыелмасын булдырырга кирәк. Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын төзергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә,Татарстанда сынау проекты әзерләнгән, проект кысаларында төп программа гамәлләре калдыклар белән эш итүнең махсус үзәген төзүне күз алдында тота, аңа полигон, сортировкалау станцияләре, калдыкларны эшкәртү буенча җитештерүнең үзе һәм экотехнопарк керәчәк.

“Әлеге проект бик кызыклы, һәм без сезнең бәяләүне көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов, Владимир Кирилловка мөрәҗәгать итеп. – Моннан тыш, Татарстанда республика программасы әзерләнә, һәм без якын киләчәктә аны кабул итәргә тиеш, - бу җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү программасы”.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген калдыклар белән эш итү буенча “Электрон экология” дигән бердәм мәгълүмат системасы булдырырга кирәк. Бу сегмент шулай ук бик мөһим, чөнки ул калдыклар белән эш итү барышын мөмкин кадәр ачык итәчәк”.

Рөстәм Миңнеханов калдыклар белән эш итү культурасын арттыруның яңа системасына – калдыкларны җыю һәм эшкәртү системасына тукталды.

“Без һәрберебезнең дә чит илдә булганыбыз бар, күп кенә илләрдә калдыкларны аерым-аерым җыю системасы эшләп килә, - диде ул. – Мондый тәҗрибәне бездә гамәлгә ашыру җиңел булмаячак, без башкача эшли алмаячакбыз,һәм бу мәсьәләне без хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә хәл итәргә тиеш булабыз. Тулаем бу уңай нәтиҗәгә китерәчәк, һәм кешеләр күп нәрсәләрдә экологик культура һәм экологик хәлләр үзгәрүне тоячаклар”.

Татарстанның бүген нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше кебек алга киткән тармаклары бар, һәм аңлашыла ки, бу экологиягә җитди йөкләнеш, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бары тик системалы эш һәм дөрес карарлар гына республикада нормаль экологик хәлне саклап калачак. Ул Табигатьтән саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчелеген Татарстан барлык экологик проектларда катнашачак дип ышандырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина