Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Кама икътисади төбәгенең автомобиль юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
25.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кама икътисади төбәгенең автомобиль юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Илдус Фәсхетдинов хәбәр иткәнчә, Кама икътисади төбәгендә автомобиль юлларын үстерү зарурилыгы республиканың көньяк-көнчыгышында сәнәгать җитештерүенең үсеп китүе һәм, шуңа бәйле рәвештә, транспорт ташкынының артуы аркасында барлыкка килде. Түбән Кама-Әлмәт юлы бүгенге көндә һаман да арта бара торган йөкләмәне үти алмый.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар шулай ук “Казан-Яшел Үзән автомагистрале янәшәсендәге территорияләрдә азкатлы йортлар салу” торак төзелеше проекты кысаларында төзелеш проектларын тормышка ашыру һәм автомобиль юлларын реконструкцияләү вакытында киңәшеп эшләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – “Татинвестгражданпроект” Дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Ирек Фәйзуллин Яшел Үзән районының 3650 гектардагы мәйданы “Арзан һәм уңайлы торак” дигән милли проектка керүе турында хәбәр итте. Проект кысаларында бу территориядә азкатлы йортлар, 3-5 катлы секциядән торган биналар һәм 10 катлы йортлар барлыкка киләчәк. Азкатлы йортларны, нигездә, Йошкар Ола-Казан федераль трассасы буенда салу планлаштырыла. Әлеге бистәдә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү өчен, 11,2 км автомобиль юлы төзү проектка кертелгән.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте