Татарстанның кайбер муниципаль районнары күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү графикларына сыешмый

25.07.2008

Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының муниципаль районнарында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә, гадәттәгечә, Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы администрация вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында алып барылды.
“Республиканың Балык Бистәсе районына соңгы тапкыр барып кайту капиталь ремонтның зур, җитди эш икәнлеген күрсәтте, - диде, киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Ләкин халык арасында аңлату эшләре алып барырга, медиаресурсларны җәлеп итәргә кирәк. Кешеләр капиталь ремонт үткәрүнең мөһимлеген аңларга тиеш. Күп еллар буена беренче тапкыр без капиталь ремонтка бүлеп бирелгән мондый күләмдәге акчаны үзләштерәбез”.
Әйтик, 23 июльгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, капиталь ремонт эшләре 1769 торак йортта (план күләменең 87 % ы) бара. Тагын 277 йортта ремонт эшләре әле башланып китмәгән. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, республика буенча, тулаем алганда, ремонт эшләре башланган һәм графиклардан алда бара, ә 7 муниципаль берәмлектә - графиклардан калышып.
Бүлеп бирелгән акчага килгәндә, 23 июльгә идарә итә торган компанияләр һәм йорт милекчеләре ширкәтләренең счетында 3 млрд. 193 млн. сум, яки еллык программа күләменең 76 % ы бар.
Подрядчы компанияләр счетына 1 млрд. 334 млн. сум (41 %) күчерелгән.
Шуның белән бергә 28 муниципаль оешма башкарылган эшләрнең актлары буенча түли башлады (211 млн. сум – еллык программаның 5 % ы).
Марат Хөснуллин җаваплы кешеләрне башкарылган эшләрнең актларын рәсмиләштереп, аларны финанслануны тәэмин итәргә чакырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук җылыту системаларын ремонтлау буенча 138 йортның (яки 17 %) графиктан артта калуын хәбәр итте. Ә Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында ремонт эшләренең бу төренә бөтенләй тотынмаганнар.
Түбә ремонтлау эшләрендә артка калышу – 10 %, яки 94 йорт.
Марат Хөснуллин бүгенге көнгә дәүләт торак инспекциясенең капиталь ремонт бара торган 978 йортны тикшереп чыгуын билгеләп үтте. Күбесендә бозыклыклар, ремонт сыйфатының кабул ителгән стандартларга туры килмәве теркәлде.
Әйтик, июльдә ремонт ясалган 429 йорт тапшырылырга тиеш иде. Ләкин ремонт ясалган 76 йортның 38 ен генә дәүләт торак инспекциясе кабул итәргә яраклы дип тапкан.
Хезмәткәрләр тарафыннан 4 муниципаль райондагы 47 йортны тикшерү барышында шул ачыкланды: объектларда хезмәт итәргә тиеш булган 1366 эшченең чынлыкта 355 е генә эшләгән.
“Җылыту системасы һәм түбә ремонтлау эшләренең графикларыннан, шулай ук гомумән йортларны тапшыру графикларыннан артта калу республика программасында өзеклек барлыкка китерергә мөмкин, - диде Марат Хөснуллин. – Быел безгә 2046 йортны үз вакытында ремонтлап, Фондта үзләштерелгән акчалар өчен хисап биреп кенә калмыйча, киләсе елга гариза язуны оештырып, аны якларга да кирәк”.
Марат Хөснуллин шулай ук капиталь ремонт буенча исәп-хисап документларының үз вакытында тапшырылырга тиешлеген искәртеп үтте: июль өчен хисап 5 нче августка кадәр тапшырылырга тиеш. “Юкса без алдагы эшләр өчен чираттагы траншның күчерелүен куркыныч астына куябыз”, - диде ул.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга муниципаль районнарның 2009 елда капиталь ремонт үткәрүгә акча алу өчен кирәкле документларны әзерләү һәм җыю эшенә бик җитди карарга тиешлекләрен искәртте. “Без 2009 елга ремонт эшләрен инде бүген үк планлаштырырга тиешбез”, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Хөснуллин әфәнденең фикеренә караганда, капиталь ремонт белән бәйле проблемалар республиканың башкаласында да бар. Капиталь ремонт барган бөтен өйләрдә эшләрнең сыйфатына карата кисәтүләр бар. “Эшләрне болай оештырган очракта, Казан 15 нче сентябрьгә капиталь ремонт буенча планны үти алмаячак”, - дип саный Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Рәфис Борһанов Казандагы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре җылыту сезоны башланыр алдыннан төгәлләнәчәген әйтте. Аның фикеренә караганда, башкалабызда капиталь ремонт эшләре подряд тәртибендәге күпчелек оешмаларның үз көчләрен дөрес бүлмәүләре аркасында сузыла.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә капремонтның барышы турындагы докладларны да тыңлады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте