Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко килде

28.04.2021

Бүген Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Роман Головченконың Казанга сәфәренең төп максаты – Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, ЕАЭС  – Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан кергән халыкара икътисадый интеграция оешмасы. Күзәтүчеләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба дәүләтләре ия.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.