Рөстәм Миңнеханов- дәүләт бүләкләре лауреатларына: Сез - Россия һәм Татарстан горурлыгы

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.

Татарстан Президентының кереш сүзенең тексты:

Кадерле дуслар! Дәүләт бәйрәмнәре алдыннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы атказанган бүләкләрен тапшыру күркәм традициягә әверелде.

Бүген Татарстан - күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илнең танылган төбәк-лидерларының берсе. Республикада сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелешендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, агросәнәгать комплексы уңышлы үсә. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, социаль ярдәм өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Федераль үзәк һәм шәхсән ил Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәменә таянып, Татарстан үз гражданнарының тормышын яхшырту, көчле Россия төзелеше юнәлешен эзлекле рәвештә хуплый.

Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан без Бөек Җиңүгә үз өлешебезне кертүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген безнең арада Бөек Ватан сугышында катнашучылар Александр Михайлович Малов һәм Миңнехәниф Кыям улы Низамов, шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Ганҗә Галим кызы Әхмәдиева һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Данил Зыяф улы Фәтхуллин бар. Кадерле ветераннарыбызны котлыйбыз!

Үзләренең яңа һөнәри бәйрәме – ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне алдыннан лаеклы бүләкләр алган «Ашыгыч ярдәм» табибларын һәм шәфкать туташларын аерым билгеләп үтәсем килә. Барлык татарстанлылар сезгә мәкерле ковидка каршы көрәшкә чиксез өлеш керткәнегез өчен рәхмәтле. Сез үз эшегезне хезмәт батырлыгы дип санамыйсыз, ә гади генә кирәк һәм мөһим эш башкарасыз.

Бүген бу залда атказанган хезмәтчәннәр җыелды. Кадерле дуслар, Сез - Россия һәм Татарстан горурлыгы. Тормышыбызны завод кешеләре, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, инженерлар, табиблар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Үз хезмәтегез белән Сез матди һәм рухи кыйммәтләр тудырасыз, Ватаныбызның куәтен арттырасыз.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан безнең залда тармак мактаулы исемнәре алучы күп кенә бүләкләнүчеләр булуы очраклы түгел. Сезнең коллективларыгыз сездән үрнәк ала, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезнең белән горурлана. Сезнең уңыш тарихларыгыз барлык татарстанлылар өчен, бигрәк тә безнең яшьләр өчен мөһим. Мин сезне чын күңелдән котлыйм!

Бүләкләнүчеләр арасында танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре дә бар. Бу - театр сәхнәсенә ярты гасырдан артык багышлаган яшь тамашачылар театры артисты Вячеслав Казанцев. Шулай ук бүген Г.Камал исемендәге театрның талантлы актрисасы, РФ атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты Наилә Гәрәева һәм танылган җырчы Бәширә Насыйрова безнең белән.

Кадерле дуслар! Барыгызны да лаеклы бүләкләр белән котлыйм, туган республикабызны һәм Россия Федерациясен үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, шулай ук язгы кәеф, барлык планнарыгызның тормышка ашуын һәм бәйрәм көннәрендә яхшы ял итүегезне телим.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләргә республиканың 54 кешесе лаек булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.