Татарстан Президенты Италия-Россия сәүдә палатасы президенты, «Делимобиль» га нигез салучы Винченцо Трани белән очрашты

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия сәүдә палатасы президенты, «Делимобиль» каршеринг компаниясенә нигез салучы Винченцо Трани белән очрашты.

Винченцо Траниның Татарстанга визиты Казанда «Делимобиль» каршерингын эшләтеп җибәрүгә багышланган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобильләрне кыска вакытлы арендалау сервисларын үстерү трафик тыгызлыгын киметергә һәм шәһәрдә экологияне яхшыртырга ярдәм итә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Италия-Россия сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек перспективалары, Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Италиянең икътисадый элемтәләрен үстерү турында фикер алыштылар.

Очрашуда Италия-Россия сәүдә палатасы генераль директоры Юрий Агапов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.