Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Кама кырыеннан М-7 трассасын төзү буенча киңәшмә уздырды

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре кырыеннан йөреп чыгу участогында М-7 автоюлын төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Россия Федерациясе транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Василий Дистәтов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Әлеге М-7 участогының гомуми озынлыгы 89 км тәшкил итәчәк. Яр Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп чыгу транзит йөкләренең бер өлешен күчерергә һәм транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар яңа юлның техник параметрлары һәм характеристикалары, төзелеш графигы, ясалма корылмаларны төзү турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.