Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путиннан Татарстанның закон инициативасын яклауны сорады

26.04.2013


26 апрельдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар Советы президиумы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүгенге очрашуда күптөрле мәсьәләләр каралды, шул исәптә Федераль Җыенга Юллама белән чыгу, Президентның май указлары, башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Май указларын РФ субъектлары хакимиятләренең закон чыгару органнарының актив катнашыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел, дип белдерде Россия Президенты.

“Владимир Владимирович һәрберебезне тыңлады, кыскача нәтиҗә ясады һәм безгә дә, ил җитәкчелеге өчен дә файдалы очрашулар өчен рәхмәтле диде”, - дип сөйләде Мәскәүдән телефон аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, ул очрашуда берничә мәсьәләне күтәргән. “Барыннан да элек Президентка Универсиадага әзерлек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә даими ярдәм өчен рәхмәт белдердем. Аның Казанга сәфәреннән соң федераль министрлыклар һәм ведомстволар уртак мәсьәләләрне хәл итүгә актив кереште”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе Россия дәүләте башлыгына Татарстанда республика законнарын тикшерү буенча зур эш үткәрелүе хакында белдерде. “Шундый ук эшне федераль дәрәҗәдә дә үткәрергә мөмкин дип саныйм, - дип уртаклашты фикере белән Фәрит Мөхәммәтшин. – 20 ел дәвамында күпсанлы законнар кабул ителде. Аларның кайберләре искергән, кайберләре аерым матдәләре буенча бер-берсенә каршы килә, ә кайберләре Россия Конституциясе нормаларына да каршы килә. Мин шуларга игътибар итүне сорадым”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Путинга Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән “Намус иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” ФЗ га үзгәрешләр кертүгә кагылышлы инициативаны яклауны сорап мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, очрашуда Владимир Путин Татарстанда язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынган. “Без фикер уртаклаштык һәм корылык булган елларга караганда күбрәк уңыш алу өчен республика бар көчен куячак дип белдердем”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге