Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында булды.
Бу районга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Агролак» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты һәм терлек азыгы җитештерү үзәгендә һәм 100 башка исәпләнгән бозаулар фермасында булды.
Рөстәм Миңнехановка язгы кыр эшләренең барышы, минераль ашламалар кертү күләмнәре һәм минераль ашламалар запаслары турында сөйләделәр. Теләче районы хуҗалыкларында кулланыла торган минераль ашламалар күргәзмәсе оештырылды.
Теләче районының «АгроЛак» ҖЧҖендә яңа терлек азыгы үзәге сафка басты. Бина хуҗалык көче белән төзелгән. Яңа катнаш азык үзәге 3 мең тонна бөртекле фураж салырга мөмкинлек бирә. Монда катнаш азык җитештерү өчен җайланма сатып алынган һәм урнаштырылган, эре мөгезле терлекләр өчен берничә төр катнаш азык җитештерелә. Киләчәктә эре мөгезле терлек һәм кош-корт өчен тулы рационлы гранулалы азык җитештерү линиясе төзү планлаштырыла.
Хуҗалыкта шулай ук 100 баш танага исәпләнгән бозаулар фермасы (бер катлы бина) файдалануга тапшырылган.
Очрашуда катнашучылар республика җитәкчелегенә авылга ярдәм итү буенча кайбер программаларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, район хуҗалыкларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм ничек гамәлгә ашырыла, дип кызыксынды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга нәселле терлек, яшь кош-корт сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов озата йөрде.