Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында булды. Сәфәре барышында Президент районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Очрашу Яңа Кырлай авылы янындагы кырда узды.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы тармагының төп күрсәткечләре турында сөйләде. Бүгенге көндә Арча районының авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 132,4 мең га тәшкил итә, шуның 122,8 мең га сөрүлеккә бирелгән. Бер ел эчендә авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 14%ка арткан һәм 23,8 мең сум тәшкил иткән.
Бүгенге көндә аграрийлар сезонлы эшләрне дәвам итәләр: күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау, дым каплату, орлыкларны инкрустацияләү белән шөгыльләнәләр. Быел язгы чәчүне 73,5 мең га мәйданда башкару планлаштырыла, бүгенге көндә чәчү эшләре башланып кына килә әле: эшләр 2,2 мең га башкарылган – бу планның 3%ын тәшкил итә. Арча аграрийлары гектарына 67,2 кг минераль ашлама туплаганнар.
Әңгәмә барышында шулай ук район авыл хуҗалыгы техникасы паркының торышы һәм хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү турында да фикер алыштылар. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, автопарк ел саен яңартыла. Быел гына да кыр эшләре өчен 10га якын яңа техника берәмлеге сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов Арча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы чәчүгә әзерлеген уңай бәяләде. Шулай ук ул аграрийларны Роспотребнадзорның Covid-19га бәйле таләпләрен катгый үтәргә өндәде.