Равил Моратов: “Казаноргсинтез” – Татарстан тормышында хәлиткеч роль уйный торган предприятие

24.07.2008

“Казаноргсинтез” предприятиесе үзенең 50 еллыгына үз тарихындагы иң яхшы күрсәткечләр белән килә”, - дип хәбәр итте “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узган “Алдынгы технологияләр һәм “Казаноргсинтез” ААҖ нең үсеш перспективалары” дигән юбилейга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.
Бу конференция предприятиенең оешуына – 50 ел һәм беренче продукцияне чыгаруга 45 ел тулуга багышланган. “Казаноргсинтез” – республиканың төп химия лабораториясе, - диде Альберт Шиһабетдинов. – Предприятие алдында амбициоз бурычлар тора”.
“Таиф” ААҖ нең генераль директоры сүзләренә караганда, соңгы 6 ел эчендә предприятиедә продукция сату 5,5 мәртәбәдән дә күбрәккә артты. “Хәзерге вакытта “Казаноргсинтез”га яңалык кертүнең икенче этабы программасын эшләү төгәлләнде”, - диде ул. – Аны гамәлгә кертү барышында предприятиенең куәтләрен арттыру бер елга 5 млрд. долларлык әзер продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге өчьеллык программаны гамәлгә кертүнең бәясе 1,5 млрд. доллар тәшкил итәчәк”.
Альберт Шиһабетдинов шулай ук хәзерге вакытта “Таиф” компаниясенең “Казаноргсинтез”га яңалык кертүнең өченче этабы проектын әзерләве турында өстәп әйтте. Аны тормышка ашыру предприятиегә ел саен 8,5 млрд. долларлык продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов “Казаноргсинтез”ның Татарстан тормышында хәлиткеч роль уйный торган предприятие булуын ассызыклады. “Республика җитәкчелеге шушы елларда аның үсешенә бик нык игътибар итте, - дип, әйтелгәннәрне йомгаклады ул. – Бүген республика Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстандагы аеруча әһәмияткә ия булган предприятиеләргә ярдәм күрсәтү планындагы сәясәте уңышка иреште дип ышандырып әйтергә була”.
“Алдынгы технологияләр һәм “Казаноргсинтез” ААҖ нең үсеш перспективалары” дигән юбилейга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 24-25 нче июль көннәрендә узачак. Аның эше түбәндәге секцияләр буенча барачак: “Полимерлар”, “Мономерлар” һәм “Органик синтез”. Конференциядә Татарстан, Рәсәй (Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Новосибирск, Самара, Уфа) һәм чит илләр (Япония, АКШ, Германия, Австрия, Нидерландия, Словения, Бөек Британия, Франция, Швейцария) вәкилләре катнаша.
"Татар-Информ"