Рөстәм Миңнеханов республика өмәсендә: Без республикабызны яратабыз, һәм кыш беткәч, территорияне тәртипкә китерергә кирәк

24.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭКОяз 2021» республикакүләм акция кысаларында үткәрелгән өмәдә катнашты.

Быел республика өмәсен үткәрү урыны «Нокса урманы» паркы булды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанның Совет районы администрациясе һәм иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә биредә территорияне җыештыру буенча масштаблы акция, шулай ук экологик проектларны тәкъдир итү оештырылды.

Өмә кысаларында сезонның беренче уены «Чиста уеннар» квесты форматында узды, #ЭКОяз -2021 Instagram конкурсына йомгак ясалды. Биредә шулай ук интерактивларда, экологик мастер-классларда (экологик бәйрәмнәр уздыру, чүп-чарны аерым җыю, белем бирү проектлары) катнашырга мөмкин иде.

Рөстәм Миңнеханов өмә үткәрү мәйданчыгында экологик оешмалар активистлары белән аралашты.

Видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы муниципалитетлары белән турыдан-туры линия оештырылды, анда бу вакытта шулай ук өмәләр үткәрелде. Чистайда өмә Кама елгасы яр буенда уза. Чаллыда өмәгә 28 меңнән артык шәһәрле чыкты.

Рөстәм Миңнеханов бүген өмәгә чыккан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде. "Барыгызга да зур рәхмәт сүзләре, - диде ул. - Без республикабызны, Казан шәһәрен яратабыз, безнең белән элемтәдә республиканың башка шәһәрләре дә, һәм кыш беткәч. территорияне тәртипкә китерергә кирәк».

Бер көн генә җыештырырга, агачлар утыртырга гына түгел - бу системалы эш, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук ассызыклаганча, без барыбыз бергә әйләнә-тирәлеккә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш. «Безнең яшәү рәвешенә, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтебез үзгәрә, - диде ул. - Без табигатьне сакларга кирәклеген аңлыйбыз. Бөтен республика өмәгә чыкты. Биредә яшьләр күп булуы күңелле. Безнең уку йортларына, мәктәпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез, - без экологик тәрбия бирү өчен күп нәрсә эшләнгәнен күрәбез".

Нокса авышлыгы - уникаль табигый күренеш, һәм без табигатькә сакчыл карарга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, әйләнә-тирә мохит - ул безнең тормыш сыйфаты да.

Рөстәм Миңнеханов чарага чакырылган башка кунаклар белән бергә агач утыртуда катнашты – быел чыршы утыртылды. Шулай ук акциядә «Ак Барс» хоккейчылары Дмитрий Квартальнов, Александр Бурмистров, Кирилл Петров, Артем Галимов та кушылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина