Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык үткәрүнең барышы турында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әйтик, 1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик ике айлык башланды. Ике айлык башланган бирле 1530 тәртип бозу ачыкланган, 1008 беркетмә төзелгән, шул исәптән 99ы – юридик затларга, 313е – вазыйфаи затларга, 596сы физик затларга карата гомуми суммасы 2,3 млн.сумнан артык булган штраф салынган). Шул ук вакытта бу чараларга тулысынча кушылмаган районнар да бар: Әтнә, Баулы, Балтач, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тукай районнары. Алар төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны мөстәкыйль ачыклау һәм булдырмау буенча вәкаләтләрдән файдаланмаганнар.
Бүгенге көндә республикада 1099 чүплек ачыкланган, шуларның 63%ы юк ителгән. Шул ук вакытта Түбән Кама, Алексеевск, Чистай, Азнакай, Минзәлә, Ютазы районнарында һәм Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә чүп-чарны юк итү буенча эш тиешенчә оештырылмаган.
Уңай мисал итеп Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе китерергә мөмкин, алар территорияләрен вакытында тәртипкә китерә.
Социаль челтәрләрдә активистлар табигать саклау өлкәсендә тәртип бозулар булган урыннарга игътибар җәлеп итәргә булышалар.
Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге йорт яны территорияләренең һәм төзелеш мәйданнарында санитар торышын бозу очракларын ачыклады.
Ветеринария идарәсе тарафыннан биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итү буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
ТР буенча Росприроднадзор идарәсе тарафыннан федераль күзәтчелеккә карамаган объектларда табигатьне саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды.
Авиацияне җәлеп итеп, республиканың 13 муниципаль районы (Казан, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Теләче) территорияләре тикшерелде. 600гә якын хокук бозу очрагы теркәлгән, аларның төп өлеше – чүплекләр. Чүплекләрнең күбесе Лаеш районында күзәтелә.
Гражданнар тарафыннан ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат элемтәнең барлык каналлары буенча да җиткерелә. Бу – массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, интернет-кабул итү, электрон почта, «кайнар» линия, «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле». Ике айлык башланганнан бирле барлыгы 511 мөрәҗәгать кергән.
Ике айлык кысаларында муниципаль районнарда «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсы бара. Критерийлар арасында – ачыкланган һәм бетерелгән хокук бозулар саны, төзелгән беркетмәләр саны, очыш барышында ачыкланган һәм юк ителгән чүплекләр саны 30 кв.м. га кадәр (чүплекләр) һәм аннан да күбрәк, экологик-агарту чаралары, муниципалитет сайтында яктыртылган табигать саклау чаралары саны, табигать саклау чараларында катнашкан гражданнар саны.
Гомумән алганда, паркларны, скверларны һәм массакүләм ял итү урыннарын җыештыруда 200 меңнән артык кеше һәм 4 меңнән артык махсус техника җәлеп ителгән. Юллар, тукталыш павильоннары чистартыла, 45 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Полигоннарга 104 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.
Муниципалитетларга бакча һәм дача оешмалары территорияләрен, ял базаларын, пляжларны чүп-чардан арындыру өчен контейнерлар куярга һәм калдыкларны вакытында чыгаруны оештырырга кирәк.
Моннан тыш, бүген республика өмәсе үткәрелә, анда 220 меңгә якын татарстанлы катнашыр дип көтелә. Казанның үзәк мәйданы итеп «Нокса урманы» урман-парк зонасы территориясе билгеләнгән.