Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында Татар теле буенча VIII халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.
Бүләкләү тантанасы татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла торган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында убарды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда туган телләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Тиешле эш республика Мәгариф һәм фән министрлыгы көче белән дә, хакимиятнең башка органнары линиясе буенча да алып барыла. «Әмма бу мөһим эштә шундый актив яшь егетләрдән башка уңышка ирешеп булмый. Олимпиадада катнашканнарның барысына да рәхмәт әйтәсем килә: яшь татарстанлыларга да, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән яшьләргә дә, чит илләр вәкилләренә дә. Кайда яшәвегезгә карамастан, сез туган телегезгә битараф түгел. Һәм бу бик мөһим», - дип өстәде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов олимпиадада Гран-при номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.