Рөстәм Миңнеханов АКШ тагы иң зур наноүзәкнең эшчәнлеге белән танышты
23.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов янындагы киңәшмәдә Нью-Йорк дәүләт университетының база бүлекчәсе булган АКШ тагы иң зур наноүзәкне тәкъдир итү булды.
Республика Хөкүмәте әгъзалары алдында доклад белән “Фул Брайт” программасының план комитеты әгъзасы, Социаль белем бирү Академиясенең (КСЮИ) дәүләти-хокукый дисциплиналар кафедрасы мөдире Владимир Холоднов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бу наноүзәк Нью-Йорк шәһәреннән 200 км ераклыкта университетның үзәк камбузында урнашкан. 2,5 ел эчендә анда төп инфраструктура төзелгән. Әлеге учреждениенең төп үзенчәлеге – фәнни потенциалның туплануы һәм технопарк белән сынау мәйданчыкларын үз эченә алган фәнни бүлекчәләрнең киң тармаклы структурасы. Бу наноүзәккә керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 4,2 млрд. доллар тәшкил иткән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге учреждение глобаль икътисад системасында эшли торган трансмилли бренд корпорацияләренең ихтыяҗларын күздә тота. Нәкъ менә шушы оешмалар үз проектларын үстерүдә инновацион юлларны куллануга ориентлашкан.
"Татар-Информ"