“Коммерцияле пляжлар күбрәк булырга тиеш”, - дип саный Равил Моратов
23.07.2008
31 нче июльгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 110 кеше батып үлгән, шул исәптән Казанда – 27 кеше. Батып үлүчеләрнең уртача яше – 35,5. Шушы һәм башка мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында җиткерелде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов рәислегендә узды.
Р.Моратов сүзләренә караганда, фаҗигале статистика пляждагы кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчеләрнең тиешле дәрәҗәдә эшләмәүләрен күрсәтә. Суда кешеләр үлүнең һәр конкрет очрагы җентекләп тикшерүне таләп итә. Кешенең үлүе кем гаебе аркасында килеп чыгуын һәм бу очракны кисәтеп булганмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Шунысы аяныч: кешеләр рөхсәт ителмәгән урыннарда гына түгел, ә санкцияләнгән пляжлар янәшәсендәге суда коенганда да үләләр. Берәүнең кешеләрне суда коткару өчен кирәкле бөтен нәрсәләре дә булган “Ривьера” коммерцияле пляжында батып үлүенә аңлатма табу кыен.
Р.Моратов видеоконференция режимында Татарстан Республикасының кайбер район һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләрне тыңлады. Алар кешеләрнең суда батып үлү сәбәпләре турында хәбәр иттеләр. Әйтик, бу сезонда Казанда 27 кеше су корбаны булган. Изумрудный күлендә 11 яшьлек кыз батып үлгән. Асылда бу бик аяныч очрак, чөнки су коенырга балаларны олылар – җәйге сәламәтләндерү лагере хезмәткәрләре алып барган. Суда кешеләр батып үлүнең башка очраклары да бар.
Кайчагында коткаручылар кешеләрне коткарып калу өчен бернәрсә дә диярлек эшли алмыйлар: Казанда яшәүчеләрнең кайберләре су коенырга исерек хәлдә киләләр (яки ярда спиртлы эчемлекләр эчеп утыралар). Мәсәлән, коену сезоны башланганнан бирле, пляжларда 100 дән артык эчкән кеше кулга алына. Бу кешеләр шул хәлдә “суда чайкалырга” җыенганнар.
Хәзер Казанда ике хосусый пляж бар: Изумрудный һәм “Ривьера”. Киләсе җәйгә Казан хакимиятләре түләүле пляжлар санын ике тапкыр арттырырга планлаштыралар.
Шуннан соң Чистай вәкиленең чыгышы тыңланды. Коену сезоны дәвамында бу район шәһәрендә 4 кеше батып үлгән, 7 сен коткарып калганнар. Әмма шунысы гаҗәпләндерә: батып үлүчеләрнең барысы да пляждан читтә коенганнар. Шул уңайдан Р.Моратов һәр район үзәгендә уңайлыклары булган яхшы пляж булырга тиешлеген искәртте. Әйтик, Чирмешәндә җирле елганың бер ярын юдыртып пляж ясауга шактый күләмдә акча бүлеп бирелгән. Бу урында коену куркыныч булмаячак.
Түбән Камада, 2 коммерцияле пляж эшләүгә карамастан, 10 кеше су корбаны була. Аларның һәркайсында кешеләрнең суга батып үлүен кисәтү өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар.
Яр Чаллыда шәһәрдә яшәүчеләрнең суда коенуы белән бәйле 11 мәет булган. Бу шәһәрдә бер коммерцияле пляж эшли.
Шулай ук Лениногорск һәм Мамадыш вәкилләренең дә чыгышлары тыңланды.
Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Р.Моратов үзенең игътибарын коммерцияле пляжларга юнәлтте. “Хосусый пляжларны арттыру юлыннан барырга кирәк”, - диде ул. Хосусый пляжларда коткаручылар штаты күбрәк, шулай ук суда килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Р.Моратов шулай ук пляжларны арендага алучылар коткаручылар белән тыгыз бәйләнештә эшләргә тиеш дип саный.
"Татар-Информ"