Рөстәм Миңнеханов: «Балык Бистәсе районы потенциалы эшкә ашырылмаган”
23.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш белән Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында йөреп кайтты. Үзенең шәһәр тибындагы Балык Бистәсе эшчеләр поселогына баруы вакытында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан алынган субсидияләр хисабына ремонт ясалган юлларны карап йөрде. 2008 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү республика адреслы программасына кертелгән Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау барышы белән танышты. Моннан тыш Татарстан Республикасы Премьер-министры 2 эре социаль объектны – хәзерге вакытта үзгәртеп корыла торган Үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусын (проект бюджеты 60 млн. сум) һәм әле төзелеп килә торган йөзү бассейны да булган спорт комплексын (56 млн сум үзләштерелгән) карап чыкты. Комплексны 2009 елның 1 нче гыйнварына тапшыру планлаштырыла.
Объектларда йөреп чыкканнан соң, “Балык Бистәсе муниципаль районының социаль-икътисади үсеш перспективалары турында” киңәшмә уздырылды. «Балык Бистәсе районы потенциалы эшкә ашырылмаган. Игътибарны авыл хуҗалыгы үсешенә юнәлтергә кирәк. Җир белән зшләргә кирәк, бу халыкның төп табыш чыганагы. Районга яңа җитәкченең килүе “үзгәреш җилләре” китерергә тиеш”, - дип хәбәр итте киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.
Искә төшереп үтик: май ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары Илһам Вәлиевка йөкләнгән иде. Киңәшмәдә укыган докладында Илһам Вәлиев районның төп социаль-икътисади күрсәткечләрен китерде. Аның сүзләренә караганда, район Татарстан Республикасы территорияләренең 3 процентын алып торуына карамастан, аның республика тулай төбәк продуктына керткән өлеше 1 процент кына тәшкил итә. Районда 2008-2011 елларга авыл хуҗалыгы үсеше программасы кабул ителгән. Районга эре инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча проблемалар бар. 2008 елда районда торак фондына капиталь ремонт өчен 47 млн. сум акча юнәлтелгән, ә 2009 елда 60 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
“Элек Балык Бистәсе районына бөтен Татарстаннан авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибә уртаклашу өчен киләләр иде. Ә хәзер ул республикада иң көчсез һәм уңышсыз район”, - дип күрсәтте киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, районның авыл хуҗалыгы буенча кереме 300 млн. сумнан азрак тәшкил итә. 1 га сөрү җирләре республикада табышны райондагыга караганда уртача 3 мәртәбә күбрәк бирә. Терлекчелек буенча бөтен районның кереме 90 млн. сум тәшкил итә, бу 3 Балтач хуҗалыгы кереме белән бертигез үлчәмдә. “Якындагы 3 ел эчендә районга авыл хуҗалыгы продукциясенең күләмен икеләтә арттырырга кирәк”, - дип ассызыклады министр.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов үзенең докладында автомобиль юллары ныклыгы буенча Балык Бистәсе районының республикада 38 нче урында торуын билгеләп үтте Районның юл челтәрен үстерү өчен, 2007 елда 378 млн. сум бирелгән иде, 2008 елда – 289 млн.сум. Район юл челтәренең нигезе – “Идел” М7 федераль трассасы.
Белешмә өчен: Балык Бистәсе районының территориясе 2052 кв.км тәшкил итә, халык саны - 28,4 мең кеше. Районда сабан бодае, уҗым арышы, арпа, тары, бәрәңге үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: сөт һәм ит бирә торган терлекчелек, сарык асраучылык, умартачылык.
"Татар-Информ"