ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торакны гамәлгә кертү буенча план 35%ка үтәлгән

17.04.2021

Республикада торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел 2 млн 670 мең квадрат метр торак тапшыру планлаштырыла. Тулаем республика буенча план 35%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, быел файдалануга тапшыру планлаштырылган гомуми торак күләмендә социаль ипотека якынча 10% яки 280 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә 1381 фатирга 36 йорт (планның 27%ы) төзелгән. Тагын 74 йорт әзер диярлек. План буенча 161 йортны тапшыру каралган.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 1 млн 200 мең квадрат метр булган 164 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 57 йорт төзелгән инде. Калган 107 күп фатирлы йортның 48е әзер диярлек, 37се уртача әзерлектә, 22 йортның өчтән бер өлеше әзер.

План үтәлешенең иң зур проценты индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлгән: файдалануга тапшырырга планлаштырылган 8 мең 330 йортның 4 мең 233е әзер (планның 51%ы).

Җирлекләрнең башкарма комитетлары (Советлары) биналары (урыннары) төзелеше программасы буенча 13 объект төзү каралган. Төзелеш-монтаж эшләре 16%тан артык башкарылган.

Быел стационар төзү программасына кертелгән бердәнбер объект (Чистай РҮХ) 31%ка әзер.

Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы буенча эшләр башланган. Әлегә программага кертелгән 7 объектның 1сендә эшләр Ютазы районында бара. Аның буенча үтәлеш 60% тәшкил итә. Силос-сенаж траншеялары төзелеше дә бара. Эшләр 67 объектның 8ендә (Саба, Тукай, Ютазы, Актаныш) бара. 4 объект буенча эшләр тәмамланган (Актаныш районында 3 объект һәм Тукай районында 1 объект). Гомуми үтәлеш 16% тәшкил итә.

Министр шулай ук илкүләм проектлар линиясе буенча төзелә яки реконструкцияләнә торган объектлар турында да сөйләде. Әйтик, «Торак» федераль проектының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында быел 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланачак. Беренче укучыларны ул инде быел кабул итәчәк, объект 96%ка әзер («Арт-Сити» торак комплексында).

«Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проектлары кысаларында 16 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Эшләр 26%ка башкарылган.

«Балалар сәламәтлеген үстерү» федераль проекты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү бара, ул шулай ук быел тапшырылачак. Бүгенгә эшләр 67%ка башкарылган.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы төзелә, эшләр күләме 47%ка үтәлгән.

Марат Айзатуллин контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре турында аерым сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 353 тикшерү үткәргән, шуның нәтиҗәсендә 2 млн 220 мең сумлык карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 535 тикшерү үткәргән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларга ТР ДТИИ тикшерү белән 424 тапкыр чыккан. Министр билгеләп үткәнчә, контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар шактый оператив рәвештә бетерелә: 325 хокук бозу очрагының 313е.

Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТР Төзелеш министрлыгы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә «Чиста төзелеш» чарасы үткәрә. 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр барлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 28 тикшерү уздырылган, 15 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар республиканың барлык муниципалитетларында да оештырылырга тиеш. "Күзәтчелек органнары тарафыннан 14 апрельгә 710 хокук бозу очрагы ачыкланган, төп өлеше бетерелгән инде. 552 беркетмә төзелгән, штрафлар салынган. 342 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, шуларның яртысы бетерелгән», - диде ул.

Ул шулай ук искәрткәнчә, 24 апрельдә шәһәр һәм районнарда республика өмәсе үткәрү планлаштырылган.