Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм тармак министрлыкларына янгыннарга һәм ташкыннарга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты. Президент бу мәсьәләне бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә күтәрде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык районнарда һәм шәһәрләрдә янгыннар һәм ташуларга бәйле гадәттән тыш хәлләрне хәл итәргә әзер булырга тиеш. ТР Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына торак пунктларын саклауны арттыру өчен барлык чараларны күрергә кушты.
«Язгы ташуга бәйле хәл киеренке, әмма бүген ул контрольдә. Бездә бакча ширкәтләрен су баскан локацияләр дә бар, әмма әлегә торак буенча мондый проблемалар юк, - диде ул. - Язгы ташу беркая да китмәде, махсус режимда эшләүне дәвам итәбез. Нократ һәм Кама елгаларының алга таба ни күрсәтәчәкләрен тикшереп торачакбыз. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен муниципалитетлар башлыкларына су ташуларның куркынычсыз узуларын тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кирәк».
Янгын куркынычы янаган сезонга килгәндә исә, республикада үлән һәм чүп-чар януның 73 очрагы теркәлгән. Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстанда 36 термик нокта теркәлгән. Шул исәптән урман массивлары янында ике янгын чыккан. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ут урман капламаган территориягә кагылды һәм тиз арада юкка чыгарылды, дип аңлатты. "Җирле хакимиятләр моны игътибар белән күзәтергә тиеш. Бу бит урман. Ярый, тиз арада күреп өлгердек. Әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотыгыз – бу сезнең җаваплылык зонасы", - дип мөрәҗәгать итте Президент район җитәкчеләренә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычы югары булганда урман массивларына керләрне чикләү мөмкинлегенә юл куйды.