Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Григорий Орджоникидзега «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Очрашуда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен Россиядә (Казан шәһәре) 2022 елда уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Юбилей датасында Россиядә мондый масштаблы Форумны уздыру, һичшиксез, халыкара аренада илебез абруен арттырачак.
Сессияләр 12-14 көн узачак, катнашучылар саны 3 меңнән дә ким түгел. Комитет 167 илдә 1121 мәдәни һәм табигый объектны үз эченә алган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеген формалаштыру өчен җавап бирә.