Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар Советы утырышын уздырды

25.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды.
Бу чара ТР Министрлар Кабинетында үтте.

Утырышта компаниянең 2012 ел өчен керем һәм чыгымнар бюджетының үтәлеше турында отчёты, шулай ук компаниянең 2012 елдагы эш йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ нең 2012 елда файдалы эшләвен һәм нәтиҗәләрнең яхшы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, компания узган ел өчен планлаштырылган җитештерү күрсәткечләрен уңышлы башкарган.

“Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте.