Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды.
ТР Хөкүмәт башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Сессиядә район башлыгы сайланды.
Депутатлар 2013 елның 21 апрелендә “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлек советына өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясады. 8 нче бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка теркәлгән 4 кандидатның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров 54,3 процент тавыш җыеп депутат итеп сайланган.
Бүгенге утырышта ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителде һәм Әгерҗе муниципаль район башлыгы һәм Әгерҗе муниципаль район советы рәисе итеп сайланды.
Белешмә өчен:
Валерий Макаров 1965 елда Зәйдә туган. Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясен тәмамлаган. Чаллыда эшләгән.
2012 елның сентябреннән - Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2013 елның апреленнән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль райны башлыгы.