Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында (илкүләм тикшеренү университетында) булды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Россия дәүләт нефть һәм газ университетында Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты ректоры Виктор Мартынов белән очрашты, ятманы эшкәртү белән идарә итү үзәген карады һәм виртуаль бораулау уку үзәге эше белән танышты – биредә ул виртуаль бораулау җайланмасы эшен сынап та карады.
И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты Россиянең нефть-газ комплексы өчен фәнни-тикшеренү эшләре һәм кадрлар әзерләү буенча лидерлык позициясендә тора. Биредә интерактив тулы масштаблы тренажерлар, компьютер модельләре һәм системалары («виртуаль ятма», «виртуаль нефть-газ транспорт системасы», «виртуаль нефть эшкәртү заводы», «диңгез бораулавының тулы масштаблы куполь тренажеры») нигезендә виртуаль мохиттә белем алу өчен инфраструктура булдырылган.
Югары уку йорты бюджет кабул итү сыйфаты буенча илнең иң яхшы техник югары уку йортлары унлыгына керә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елгы мониторингы нәтиҗәләре буенча югары уку йортларының нәтиҗәлелеге рейтингында иң яхшы 9 югары уку йорты, шулай ук Дөнья нефть советы версиясе буенча дөньяның 16 иң яхшы нефть-газ университеты арасына керә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук вузда «планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең бүлекчәсендә булды. Әлеге үзәк «Фән» илкүләм проекты кысаларында КФУ , Уфа дәүләт нефть техник университеты, Сколково фән һәм технологияләр институты белән консорциум (КФУ - төп оешма) составында оештырылган.
Вузда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан килеп укучы студентлар белән аралашты.
Исегезгә төшерәбез, Иннополис Университеты Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты белән хезмәттәшлек итә башлады. Хезмәттәшлек турындагы меморандум кысаларында югары уку йортлары стратегик һәм дәвамлы партнерлык турында килештеләр: уртак фәнни-тикшеренү проектлары алып барырга, профессор-укытучылар составы һәм студентлар белән алмашырга, уртак фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздырырга килетеләр. Шулай ук дисциплинарара уртак тикшеренү кластерлары — лабораторияләр, технопарклар, сынау полигоннары һәм проект офислары булдыру һәм аларны үстерү мөмкин.