Рәсми Татарстан сайтында «Мәскәү – Татарстан» VI Мәскәү яшьләр форумын трансляцияләү оештырылачак

09.04.2021

«Мәскәү – Татарстан» күпере» VI Мәскәү яшьләр форумы онлайн трансляцияләнәчәк.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Алып баручы модераторлар Максим Шәрәфетдинов һәм Лилия Гильдеева булачак.

Трансляция 2021 елның 10 апрелендә 15.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, форумның инициаторы һәм оештыручысы - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Форумда 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша, алар барысы да күпмилләтле Татарстан Республикасыннан чыканнар яки Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар. Форумның максаты - Мәскәү төбәгенең яшьләр берләшмәләрен берләштерү; яшьләрне социаль адаптацияләүгә ярдәм итү, аны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү. Беренче форум 2015 елның язында узган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.