Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан вице-премьеры, Чит илләр эшләре министрлыгы башлыгы Рәшид Мередов белән телефоннан сөйләште

08.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, Чит илләр эшләре министры Рәшид Мередов белән телефоннан сөйләште.

Сөйләшү барышында яклар Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Икътисад өлкәсендә уртак проектларны үстерүнең һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне арттыруның мөһимлеге билгеләп үтелде. Шулай ук әңгәмәдәшләр коронавирус пандемиясенә бәйле вәзгыять турында да фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.